Мегаяхталар – уникаль. Мондый типта бер үк төрле ике судно була алмый, чөнки аларның һәркайсы индивидуаль заказ буенча, заказчының барлык теләкләрен исәпкә алып башкарыла. Мондый модельләрнең һәрчак үзенә генә хас үзенчәлеге була: уникаль моторлар дуэты, үз тизлеге, эксклюзим конструкциясе, төрле сандагы палубалары һәм башка төрле сыйфатламалары. Паруслы яки су өстендә утырган күпкатлы корылма рәвешендәге мегаяхталарны күрсәгез, исегез китмәсен.
Һәр хуҗа, һичшиксез, мондый искитмәле судно-шедеврга ия булуы белән горурлана. Хәер, кайчандыр үз көймәсенә җаны-тәне белән мөкиббән заказчының, экс-пассиясе белән тиз арада гына “хушлашып”, алмашка тагын да камилрәк модельгә өстенлек биргән очраклары да сирәк түгел.
Ни өчен соң, шулай да, мегаяхта сатып алырга кирәк?
Мегаяхта – ул өстенлек һәм дәрәҗә символы. Мондый суднога ия булу – димәк, үзеңне теләсә нинди хәлләрдә дә ышанычлы тоту, “иярдә” булу, тирә-юньдәгеләрне Үзегезне ихтирам итәргә һәм югары казанышлар өчен хөрмәт белән карарга мәҗбүр итү.
Ләкин мега-судно – ул бай булу билгесе генә түгел. Ул судагы вакытны зәвыкъ белән үткәрүнең менә дигән атрибуты да. Мегаяхтада узган ялыгыз онытылмаслык булачак. Шундый һәр көймә хуҗасына һәм кунакларына бассейнда йөзү һәм спортзалда шөгыльләнү, спа ярдәмендә киеренкелектән арыну һәм барда эксклюзив эчемлекләрдән авыз итеп кәефләнү, ниһаять, бу максатлар өчен аерым урнаштырылган билгеле бер мәйданчыкка теләсә кайсы вакытта шәхси вертолетың белән килү һәм китү кебек күңел ачуларны тәкъдим итә. Һәм исегездә тотыгыз: мондый суднода фәкать профессионаллар гына эшли, шулай булгач, аларга тулысынча ышаныч белдерегез һәм абсолют ирекнең һәр минутыннан тәм табыгыз. Сүз дә юк, судноның эчке һәм тышкы ягын иң кыйммәтле һәм сыйфатлы материаллар белән гүзәл итеп бизәп эшләгән дөньядагы иң яхшы дизайнерларның иҗат тандемыннан башка бу хис-тойгылар мөмкин булмас иде.
Мегаяхтага утырып, диңгез киңлекләре буйлап сәяхәт кылудан да яхшырагы юктыр! Мондый судноларның диңгездә йөрү сыйфаты – камил. Ләкин мегаяхта сатып алганчы шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мондый судноларга, кагыйдә буларак, бәяләр арта бара, шуңа күрә дә аны сатып алу капиталыгызны нәтиҗәле файдалану булачак.
“Кыйммәт!” – мегаяхта сатып алырга базмаганнарның күбесе шулай уйлый. Әйе, бәяләр тешләшә, моңа әле яхтаны карап тотуга китәчәк күп нульле суммаларны да өстәгез. Ләкин хыялны тормышка ашырам дигәндә экономияләргә мөмкинме соң? Өстәвенә, мега-суднолар базары көннән-көн үсә бара һәм купшы көймә хуҗасы булуы, элеккегә караганда, хәзер җиңелрәк түгелме?
Мегаяхтаны кайдан кулай бәягә сатып алырга?
Бу сорауга җавап бик гади: ScanMarine TM (Cofrance SARL) мөрәҗәгать итегез. Әлеге компания хокуклы нигездә люкс классына караган мегаяхталар сатуда дөнья лидеры булып санала.
Безнең белгечләр Сезгә планетабызның теләсә кайсы ноктасыннан паруслы яки моторлы уникаль судно сайларга булышыр. Сезон яңалыгын телисезме, әллә соң Сезнең өчен океан судносы гына хуп булырмы? Ә бәлки, Сез экономияләргә һәм уртача бәядәге яхта сатып алырга ниятлисездер? Проблема юк. Безнең белгечләр яхта базарындагы теләсә нинди тәкъдимнәргә экспертиза үткәрер һәм, төпле киңәш биреп, ярдәм итәр. Судноның экстерьеры, аның габаритлары, техник торышы, судноны теркәү, арканлап кую, экипаж эзләү, – сүз дә юк, судноны эзләү, рәсмиләштерү һәм эксплуатацияләү белән бәйле проблемаларны хәттин күп хәл итәргә туры киләчәк. Ләкин Сезгә түгел, ә безнең белгечләргә. Сезгә исә яхтаны карау һәм карар кабул итү белән генә чикләнергә кала. ScanMarine TM (Cofrance SARL) ышаныгыз! Һәм бик тиздән гомерегз буенча хыялыгызда йөрткән мегаяхта Сезнең мөлкәткә күчәр.