Билгеле булганча, хәтта бик тыйнак кына яхта да – арзанлы әйбер түгел һәм, шуңа күрә дә, мондый судноны сатып алу һәркемнең хәленнән килми. Ләкин верфьтан үзе өчен суднога заказ бирергә малы җитмәгәннәр өчен аларның хыялы тормышка ашмаячак, дигән сүз түгел әле бу. Хәзерге вакытта яхталар белән “җанланган” кешеләрнең күпчелеге тотылган көймә сатып алуга яхшы вариант буларак карый, өстәвенә, моның берничә сәбәбе дә бар.
Тотылган яхта сатып алуның өстенлекләре
Барыннан элек, тотылган катер һәм яхталарны сатып алу, әлбәттә инде, яңасына караганда, шактый арзангарак төшәчәк. Төгәл күпмегә – монысы инде судноның техник торышына һәм кайбер башка әһәмиятле факторларга бәйле. Мөгаен, нәкъ менә шунысы элек тотылган корабларны сатып алуның төп сәбәпчеседер дә.
Ләкин арзанлырак булуы тотылган судно сатып алуның бердәнбер сәбәпчесе түгел. Бу очракта корабның төзелеп бетүен көтеп тору зарурлыгы булмавы да әһәмиятле: кагыйдә буларак, түләгәннән соң һәм кирәкле барлык документлар рәсмиләштереп беткәч, аңа утырып, шунда ук диңгезгә чыгып китәргә мөмкин.
Тагын бер әһәмиятле шартын билгеләп үтү зарур. Кулланылышта булган кайбер яхталар үзләренең элегрәк атаклы кешеләрдә булуы белән дә кызыклы. Күп очракта андый кораблар яңаларына караганда кыйммәткәрәк тә төшә әле.
Тотылган яхтаны ничек сатып алырга?
Судноның техник торышына чын мәгънәсендә туры килә торган бәядән тотылган яхта сатып алу өчен аны, мисал өчен, Cofrance SARL компаниясенең тәҗрибәле яхта брокеры ярдәмендә сатып алу мәслихәт. Бездәге белгечләр, һичшиксез, “бәя/сыйфат” нисбәте буенча оптималь яраклашкан вариантны сайларга ярдәм итәр. Моннан тыш, судно сату-алу килешүен төзегәндә тулысынча юридик ярдәм белән дә тәэмин итәрбез.