Соңгы вакытта купшы ял итү мөмкинлекләренә ия булган кешеләр саны арта бара. Курорт шәһәрләрендәге отельләрдә гадәти ял итүдән тыш, ял итүчеләр диңгез ярлары буйлап уңайлыклы яхталарда круизларга өстенлек бирә башлады.
Җәмгыятьтәге мондый вәкилләрнең кайберләре (баераклары) үзләренең шәхси яхталарын да булдырды, чираттагы мәртәбә үзенең купшы яхтасында кайчан һәм кайда сәяхәт итәчәген дә үзе хәл итә. Ә инде аның хәтле байлыгы булмаганнарга яхтаны арендага алу белән генә канәгатьләнергә кала. Хәер, бу аның кадәр үк начар вариант түгел бит, чөнки чагыштырмача артык кыйммәтле булмаган бәягә купшы шартларда менә дигән итеп вакыт уздырырга мөмкин.
Ләкин яхтаны арендага алу күпмегә төшә?
Иң әүвәл яхталар чартерына тотыла торган сумманың гадәттә нәрсәләрдән туплануын ачыклыйк.
Чыгым статьялары
Пунктларга бүлеп карыйк:
- Яхтаның үзен арендага алу бәясе, аның суммасы сезгә беренчел сөйләшүләр барышында ук әйтелер йә булмаса профильле сайтларның битләрендә күренер. Асылда безнең Каталогта да. Бу суммага түбәндәгеләр керә:
- яхтаны арендага алу;
- экипаж хезмәтләре;
- экипаж өчен азык-төлек;
- судноны һәм экипажны иминиятләштерү;
- дәүләт мариналарында туктап торган өчен түләүләр, әгәр хәрәкәт итү юлында шундыйлар булса.
Әлеге сан гадәттә судноның габаритларына, анда ял итү шартларына, сезонга, шулай ук яхтаның яңа булу дәрәҗәсенә бәйле. Ягъни йөзү чарасы “өлкән”рәк һәм зурлыгы буенча кечерәк булган саен, яхтаны арендага алу бәясе дә шулкадәр арзанлырак булачак. Бу хәл шулай ук түбән сезон вакытындагы чартерга да, суднога алдан ук бронь алган очракка да кагыла. Алдан билгеләп куелганча, яхталар чартерына булган сумма бер атналык круизны исәпкә алып билгеләнә. Әгәр дә сез азрак срокка алырга теләсәгез, ул вакытта сумманы 6 бүләргә һәм күздә тотылган аренда тәүлекләре санына тапкырларга туры киләчәк. Ә круиз вакыты күбрәккә сузылганда (бер атнадан артып киткәндә) сумма 7 бүленә һәм тәүлекләр санына тапкырлана. Ягъни яхтаны бер тәүлеккә арендага алу суммасы һәр очракта төрлечә килеп чыгачак. Ни өчен шундый “тигезсезлек”? Ул судноны круиз өчен әзерләүгә киткән хезмәтләргә бәйле. Ягъни командага кыска сәяхәт өчен дә, озакка сузылачак сәфәр өчен дә бер үк төрле хезмәт куеп әзерләнергә кирәк. Моннан тыш, чартерлар арасында тукталып торырга мәҗбүр булган очраклар да исәпкә алына.
- Өстәмә чыгымнар. Ә атап әйткәндә түбәндәгеләргә тотылачак чыгымнар:
- ягулык;
- пассажирлар өчен азык-төлек;
- кунаклар өчен алкогольле һәм алкогольсез эчемлекләр;
- катерлар һәм су уенчыклары өчен ягулык;
- каналлар аша узган өчен түләү;
- хосусый мариналарда торган өчен түләү;
- кер юу хезмәтләре;
- пассажирларның башка шәхси чыгымнары.
Мондый чыгымнар сәфәр азагында исәпләнә. Ягъни беренче исәпләнгән суммага аның күләменнән тагын 30% кыю өстәргә була.
- Өстәлгән бәягә салым (НДС)
Европа берлегенә керүче илләрнең күпчелегендә судно яллау суммасына булган НДС закон дәрәҗәсендә гамәлгә кертелгән. Өстәвенә, аның суммасы сез сәяхәт итәчәк дәүләткә һәм яхта йөртүче флагка карап та үзгәрә. Уртача алганда, бу хәл чартер бәясен 10-20% күләмендә арттырачак.
- Экипажга “чәйлек”
Ялыгызның бик яхшы дәрәҗәсендә узуы шулай ук судноны карап тотучы, аны йөртүче һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча тулы сервисны тәэмин итеп торучы экипаж тырышлыгыннан да тора. Һәм круиз вакытында хезмәткәрләр чын мәгънәсендә тәүлек әйләнәсе хезмәт итә. Шуңа күрә дә аларның хезмәте өчен рәхмәт белдерү – күптән кабул ителгән тәртип. “Чәйлек”нең күләме шактый киң диапазонда тирбәлә. Европа өчен мондый өстәмә түләү аренда суммасының 5-10%ы күләмендә була. Ә АКШ яки Кариб бассейны яр буендагы чартер өчен мондый өстәмә түләү берникадәр югарырак – 10-20% тирәсе.
- Судноны база портына кайтару
Үз маршрутыгызны сез судно мөмкинлекләренә карап мөстәкыйль билгеләргә хокуклы. Әмма ләкин суднодан аңа утырган порттан башка җирдә чыгарга уйласагыз, ул вакытта судноны үз урынына кайтару чыгымнарын күтәрергә әзер торыгыз. Еш кына бу суммага кайту юлын узганда кирәкле ягулыкка һәм судно теркәлгән портка (яки кирәкле булган бүтән урынга) кайтачак көннәр саны өчен аренда чыгымнары керәчәк.
- Залог
Ул чыгымнар статьясында булмаска да мөмкин, ләкин алдан күрелмәгән хәлләрдә һәм шартнамә төзүгә акча запасына әзерләп кую хәерле булган сумма. Яңа яхталарның хуҗалары махсус шарт куя: мөлкәткә зыян салыну ихтималына залог кертү. Мондый сумма зур (озынлыгы 60 метрга кадәрле) яхталар өчен 10-20 еврога кадәр җитәргә мөмкин. Шуңа күрә дә андый хәлләргә әзер торуың хәерле.
Болар чартер вакытында түләргә туры киләчәк төп чыгымнар.
Бюджетлы вариант
Әгәр дә сез күп акча тотарга әзер булмасагыз, бу очракта 15-20 метр озынлыгындагы зур булмаган судноны арендага алу иң яхшысы булыр. Мондый яхталарның аренда бәяләре кыйммәт түгел. Күп очракта алар бер атнага 1500-5000 евро тәшкил итә. Ә кече яхталарга, экипажы минималь (кайчак бер-ике кешедән генә тора) булганга күрә, команда өчен тотылачак чыгымнар да зур булмаячак (тәүлегенә якынча 150-200 евро тирәсе). Моңа бер кешедән туклану өчен 200-300 евро күләмендә чыгымнар һәм һәр пассажирдан 50-100 евро тирәсе өстәмә чыгымнар өстәлә.
Яхшы акчага – зиннәт
Әгәр дә инде сез ялыгыз уңаеннан экономияләргә теләмәсәгез, озынлыгы 20 метрдан артып китә торган яхтаны арендага алырга мөмкин. Бу очракта түбән сезонда бер атналык чартер бәясе 16000 евродан башлап (20 метр озынлыгындагы яхта өчен) югары сезон вакытында 60 метрлы яхта өчен 600000 еврога кадәр җитәчәк. Бу суммага тагын өстәмә чыгымнарны да өстибез, аларның процентлы нисбәтен без югарыда күрсәтеп үттек.
Бәяләрне ачыкладык. Хәзер инде аренда өчен яхтага заказ бирер вакыт!
Ә монысын инде ScanMarine TM (Cofrance SARL) компаниясендә эшләү яхшы булыр. Ул Европада чартер өчен яхталарның куәтле базасына ия булган рус телле әйдәп баручы яхта брокеры. Каталогка күз салып, сез моның чыннан да шулай булуына инана аласыз. Ә компания хезмәткәрләре уңайлыклары буенча да, бәясе ягыннан да сезнең өчен иң кулай яхтаны сайлап алырга булышыр, өстәвенә, ялыгызның әкияти килеп чыгуы хакында да кайгыртыр.